+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
4 апрель 2017, 02:00

Якташларыбыз Русия данын яклаячак

Башкортстанда грек-рим көрәше югары дәрәҗәдә үсеш алган. Бу хакта спортчыларыбызның төрле бәйгеләрдәге казанышлары да сөйли. Күптән түгел Мәскәүдә Олимпия чемпионы Борис Гуревич истәлегенә бәйге оештырылды. Ярышта Русия төбәкләреннән, Латвия, Эстония, Беларусь һәм башка илләрдән спортчылар көч сынашты.

Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын дүрт спортчы яклады. Нәтиҗәдә, Арсанали Тонаев алтын медаль яулады. Ул финалда Европа беренчелеге җиңү­чесе Данила Андросовтан көчлерәк булып чыкты. Әйтергә кирәк, моңа кадәр Арсанали бу көндәшенә шушы бәйгедә һәм Русия беренчелегендә отылган булган. Бу юлы уңыш якташыбызга елмайды. Сәед-Хөсәен Бакаев белән Адлан Амриев бронза медаль­ләргә лаек булган. Руслан Садыйков, уңышка иреш­мәсә дә, тәҗрибә туплаган.

Призлы урыннар яулаган якташларыбызның осталыгы игътибардан читтә калмаган. Алар Русиянең грек-рим көрәше буенча җыелма командасына кер­телгән. Киләчәктә республика вәкилләренең яңадан-яңа казанышлары турында ишетергә язсын.
Читайте нас: