Оештыручылар матч-очрашуны шоу-программа чикләрендә үткәрде. Анда рапирачыларыбыз командасы Тимур Сафинның зур өлеше ярдәмендә җиңү яулады. Ул 21:7 гомум исәп белән бөтен алышларда да җиңеп чыкты.
Командадан тыш, турнирда да Тимур Сафин яхшы чыгыш ясады. Финалда ул Алжир спортчысы Ромэн Джитлидан көчлерәк булып чыкты: исәп - 15:8.