+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2017, 12:55

Николай Красников – каргизәрдә узышу буенча Русия чемпионы

Уфаның Кадыйров исемендәге Техник спорт төрләре үзәге вәкиле Николай Красников - күпкырлы талант иясе. Бозда мотоциклда узышу буенча күп тапкырлар Европа чемпионы, сәясәтче булу белән генә чикләнми ул. Күптән түгел “Спорт” класслы каргизәрләрдә узышу буенча Русия чемпионы булды.

Дүрт этаптан торган бәйге былтыр Әлмәт шәһәрендә старт алган. Чемпионнар Яңа Уренгойда ачыкланган. Якташыбыз җиде узышның дүртесендә, финиш сызыгын беренче булып үтеп, Русия Мотоспорт федерациясе чемпионы булган. Икенче-өченче урыннарны Никита Богомолов (Яңа Уренгой) белән Николай Грачев (Төмән) бүлешкәннәр. Башкортстанны данлаучы якташыбызга яңадан-яңа уңышлар телик!
Читайте нас: