Исәпне кунаклар ачты. Виктор Антипин 28нче секундта ук уңышка иреште. Гагарин кубогы плей-оффында иң тиз кертелгән шайба уенга дәрт өстәде. Хуҗалар каушап калмады. Татар егете Динар Хафизуллин исәпне тигезләде. Әйткәндәй, уенга да ул нокта куйды. Динар керткән шайба СКА командасына 3:2 исәбе белән җиңү китерде.
СКА "магнитка"ны өченче тапкыр җиңде. Санкт-Петербург вәкилләренә Гагарин кубогын яулау өчен бер тапкыр гына уңышка ирешәсе калды. Чираттагы матч иртәгә Магнитогорскида үтәчәк.