2014 елдан Илдар Илдус улының җитди күзәтүе астында 60лап бала тәрбияләнә. Алар яшь буенча ике командага бүленгән. Иң кече көрәшчеләр — 7 яшьтә.
Тренер үзе дә көрәш белән бала чагыннан шөгыльләнгән. Туып-үскән Түбән Аллагуат авылында түгәрәккә йөргән. Әле дә туган авылында, тагын да Кабакыш, Елембәт авылларында һәм район үзәгендә көрәшчеләр тәрбиялиләр.
Стәрлебашта көрәш спортына игътибар елдан-ел арта. Элегрәк районда көрәш буенча елына дүрт ярыш уздырылса, әле Наил Рәҗәпов, Сафа Хәсәнов исемендәге һәм хакимият башлыгы кубогына үткәрелгәннәре өстәлгән.
Игътибар үзен аклый. Февральдә Кырмыскалыда узган республика буенча чемпионатта стәрлебашлылар 20 кешедән торган көрәшчеләр командасы белән барган. Алар арасыннан алты кеше чемпион дип табылган, икесе — икенче урын, берсе өченче урын алган. Чемпионнар 18-19 мартта Стәрлетамакта Русия беренчелегенә уздырылган ярышта катнашкан. Алтысы да бүләкләнүчеләр исемлегенә кергән. Рафик Шароян (авырлык категориясе 45 килограммга чаклы) белән Азамат Собхангулов (80 килограммга чаклы) беренчелекне яулаган. Айнур Кинҗәбаев (70 килограммга чаклы), Айнур Собхангулов (60 килограммга чаклы) белән Рөстәм Мөхәммәтшин (80 килограммга чаклы) — икенче, Георгий Шведчиков (85 килограммга чаклы) өченче урын алган. Афәрин, егетләр!