+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Спорт
22 Апреля 2017, 09:18

“Уфа” ЦСКАдан отылды

Кичә кич Уфада Русия футбол Премьер-лигасының чираттагы уены үтте. Башкалабызның Сергей Семак җитәкләгән “Уфа” командасы Мәскәүнең данлыклы ЦСКАсын кабул итте. Шунысы әһәмиятле: бүгенге көндә ЦСКА белән “Уфа”ның элекке тренеры Виктор Гончаренко җитәкчелек итә.

Уен көчергәнешле барды. Ике як та җиңүгә лаек иде. Ләкин кунаклар үз мөмкинлекләреннән тулырак файдалана алды һәм 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Тупларны Витиньо (65нче минут) һәм Федор Чалов (90нчы минут) кертте. “Уфа”лы Иван Пауревич исә 55нче минутта судья тарафыннан ЦСКА капкасына билгеләнгән пенальтидан файдалана алмады.

Әле “Уфа” 33 очко белән чемпионатның 7нче урынында бара. 25 апрельдә ул Дондагы Ростов шәһәрендә җирле “Ростов” командасы белән очрашачак.
Читайте нас