-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
1 Май 2017, 12:40

\"Уфа\" футболчылары җиңү яулады!

Уфада 2016/17 ел сезоны Русия футбол премьер-лигасы чемпионатының 26нчы тур матчы тәмамланды.

Бу уенда “Уфа” клубы Тула “Арсенал”ын 1:0 исәбе белән җиңде. Өстәмә вакытның өченче минутында бердәнбер голны Александр Сухов кертте. Шулай итеп, “Уфа” футбол клубы барлыгы 36 очко җыйды. Киләсе матч Казан шәһәренең “Рубин” командасы белән 7 майда узачак.
Читайте нас