Илеш районы — илгә ике Советлар Союзы Героен — Муса Гәрәевны һәм Әнвәр Абдуллинны биргән төбәк. Әнвәр Абдулла улы бу мәртәбәле исемгә — бер, ә Муса Гайса улы ике тапкыр лаек булган. Районда илгә танылулы Бөек Ватан сугышы батырларын онытмыйлар, аларның исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтен-нән гаять зур эш алып баралар.
Өч ел элек илешлеләр бик матур башлангычка —Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның якты истәлегенә багышланган йөзү буенча ярышка старт бирде. Ул Бөек Җиңү бәй-рәме алдыннан үткәрелә, анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел да әлеге турнир зур оешканлык белән үтте. Анда Илеш, Дүртөйле, Татарстанның Актаныш, Мөслим районнарыннан 100дән артык яшь йөзүче катнашты.
Йөзү буенча ярышлар белән беррәттән, армреслинг буенча да бәйге оештырылды. Анысында район үзәгенең 1нче һәм 2нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь спортчылар көч сынашты.
Чарага, һәр елдагыча, Геройның уллары Марат һәм Наил әфәнделәр килгән иде. Башта мәртәбәле кунаклар 2нче Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең фойесында урнаштырылган, Әнвәр Абдуллинга багышланган күргәзмәне, шул тематикага төшерелгән рәсемнәрне карады, арытаба армреслинг ярышларына, аннары йөзү буенча бәйгегә старт бирелде.
— Безнең Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү һәм армреслинг секциясендә шөгыльләнүче балалар район күләмендә генә түгел, республика, тө-бәкара дәрәҗәдә узган ярышларда да матур гына уңышлар яулый. Бүген дә алар сынатмас, Геройның исемен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертер, киләчәк-тә әлеге мәртәбәле ярышларда катнашучыларның саны тагын да күбрәк булыр, чарабызга илнең төрле төбәкләреннән яшь йөзүчеләр килер, дип ышанып калам, — дип белдерде, чараны ачып, 2нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Сәетов.
Чара барышында Илеш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Хәйретдинов, район хакимиятенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, район Ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәнәфи Шаһабетдинов, Дөмәй урта мәктәбе директоры Әхсән Насыйбуллин яшь спортчыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Арытаба сүзне Әнвәр Абдуллинның улы Марат алды.
— Бүген мин аеруча нык дулкынланам. Бөек Ватан сугышы чорында каһарманлык күрсәткән әтиебезне онытмаулары, олылавы өчен район хакимиятенә, Дөмәй урта мәктәбе коллективына, йөзү буенча ярышны оештыручыларга, бигрәк тә 2нче Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Сәетовка барыбыз исеменнән дә зур рәхмәтемне белдерәм! —диде Марат Әнвәр улы.
Наил Әнвәр улы да катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Яшь спортчылар биш сәгать дәвамында көч сынашты. Иң-иңнәргә Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Шунысы игътибарга лаек: Геройның уллары эшләтеп алып килгән Кубокның икесе дә 2нче спорт мәктәбендә калды.
Чара күңелдә тик матур тәэссоратлар калдырды. Беренчедән, балаларның спортны үз итүе сөендерсә, икенчедән, районда биредә туып-үскән геройларның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән зур эш алып барылуы күңелне куандырды. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Илешлеләр дә моны яхшы аңлый. Шуңа да батыр улларының исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша.