Мәртәбәле спорт бәйгесенең Әлшәй төбәгендә оештырылуы милли көрәшнең биредә зур үсеш алуы белән аңлатыла. Мәктәпләрдә, спорт түгәрәкләрендә көрәш серләренә өйрәнүче үсмерләрнең осталыгы район күләмендә даими уздырылучы ярышларда ачыкланып тора. Әлшәй җире республикага спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелгән бик күп көрәшчеләр биргән. Кыскасы, төбәктә көрәш спортының данлы үткәне, нәтиҗәле бүгенгесе, ышанычлы киләчәге бар.
Моны республика Авыл спорт уеннарының финал ярышларын ачу тантанасындагы тәбрикләү чыгышында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин да билгеләп үтте. Милли көрәшне үстерү белән бергә, районда башка спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен дә уңайлы шартлар тудырыла. Ярышларны оештыру, аны төбәктәге спорт бәйрәме югарылыгына күтәрү дә районда спортка игътибар зур булуын раслады.
Бәйгедә республиканың 30 районыннан көрәш буенча җыелма командалар катнашты. Ярышлар биш категория буенча үтте. Авыл районнары командалары арасында беренче урынны мәйдан хуҗалары — Әлшәй командасы яулады. Икенче урынга — Салават, өченчегә Стәрлебаш районнары командалары чыкты.
Әйтергә кирәк, әлшәйлеләр ярышка команданың иң көчле составын куйган. Тәҗрибәле спортчылар уңышлы чыгыш ясап, шәхси беренчелектә дә сынатмады. Айтуган Әхмәтов, Алмаз Еникеев, Илнур Ибраһимов, Арслан Сафин, Илмир Садыйков һәм Марсель Ямалетдинов үз авырлыкларында призлы урыннар яулады.
Шәһәрләр командалары арасында беренчелек Ишембай районы командасына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Баймак һәм Мәләвез районнары көрәшчеләре яулады. Әлшәйдә үткән спорт ярышлары милли көрәшнең тоташ республика буенча үсештә икәнлеген күрсәтте.
Динар Әхмәдрисламов,
Әлшәй районы хакимиятенең физик культура, спорт һәм
туризм буенча комитеты рәисе.