Бәйге нәтиҗәләре буенча БДАУ командасы беренче урынны алды. Икенче-өченче урыннарны УДАТУ белән Башкортстан дәүләт педагогия университеты вәкилләре бүлеште.
Аграрийларның казанышларына әллә ни аптырыйсы юк. Чөнки аларның данын республика һәм Идел буе округы бәйгеләрендә җиңгән спортчылар, шул исәптән Нохчо Лабазанов, Артем Иванов һәм Илнур Каскынов та, яклаган.
Ярыш йомгаклары буенча Башкортстан җыелма командасы тупланачак. Яхшылардан яхшылар ноябрьдә Санкт-Петербургта грек-рим көрәше буенча студентлар арасында үтәчәк Русия беренчелегендә көчен сынаячак.