+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
17 Мая 2017, 21:00

Безнекеләр сынатмады

Күптән түгел Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Русия беренчелеге үтте. Ярышта Русиянең 52 төбәгеннән 400 спортчы катнашты. Башкортстан данын тугыз спортчы яклады.

Бәйге нәти­җәләре буенча якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге дүрт медаль яулады. Бер алышта якташыбыз Аслан Толво Новосибирск вәкиле Сергей Степанов белән көч сынашты. Башкортстан вәкиленә чак кына осталык җитмәде. Судьяларның гаделлеге дә сораулар тудырган.
Каршылыкларга карамастан, безне­келәр сынатмаган. Уңышка ирешкән якташларыбызны алда яңа бәйгеләр көтә. Алар халыкара ярышларда ил данын яклаячак.
Читайте нас