Руслан Ринат улы катнашучыларга уңышлар теләде һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачевның сәламләү хатын укып ишеттерде.
Уеннарда Башкортстан спортчылары да көчен сынады.
– Бәйгедә җиңүчеләрдән округ җыелма командасы тупланачак, – диде “Комбат Самооборона”ның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Әбелханов. – Иң көчлеләр Бөтенрусия ярышларында катнашу хокукын яулый. Шуңа күрә һәркем сынатмаска, осталыгын күрсәтергә тырыша. Ярышта катнашучыларның яртысыннан күбесе – якташларыбыз.
Уеннарда югары казанышларга ирешүчеләр 3-18 сентябрьдә Анапада үтәчәк X Бөтенрусия үсмерләр уеннарында көчен сынаячак. Бәхетле исемлектә республика вәкилләренең күп булачагына өмет зур, чөнки бездә барлык көрәш төрләре дә югары үсеш алган. Дәрәҗәле ярышның нәкъ бездә үтүе дә шул хакта сөйли.