Спортчылар шук һәм зирәк балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Башта барысы да тәннәрен язды. Аннары балалар спортчылар белән алымнар үзләштерде. Укучылар, остазларының һәр алымын кабатлап, отып барды. Кызлар да калышмады. Дәрес ахырында спортчылар балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, көн саен ихтыяр көче күрсәтеп, максатларына ирешергә чакырды. Арытаба укучыларны шоколад “медальләр” белән сыйлап, бергәләп фотога төштеләр.
– Дәрестән балалар да, без дә канәгатьбез. Укучы-ларның алымнарны оста үзләштерүенә, кызыклы сораулар бирүенә сокланырлык. Киләчәктә дә мондый тәҗрибәне дәвам итәчәкбез. Чөнки очрашулар фәһемле һәм мавыктыргыч үтә, — дип фикерләре белән уртаклашты спортчылар.