Халыкара олимпия комитеты, допинг анализларын кабат тикшергәч, Артур Таймазовны Пекин Олимпиадасында җиңүчеләр исемлегеннән алган. Мәгълүм булуынча, анда Артур, ватандашыбыз Бәхтиярне җиңеп, Олимпия чемпионы булган иде. Артурның канында спортчыларга файдалану тыелган туринабол һәм станозолол матдәләре табылган. Калган призлы урыннар да үзгәрешләр кичергән. Давид Мусульбес (Словакия) — көмеш, Дисней Родригес Валера (Куба) бронза призер булган. Дәлилләр төгәл булуга карамастан, Артур гаебен танымаган һәм гаделлек өчен көрәшергә әзерләнә.
Пекинда көмеш медаль яулаган көрәшче, Украина вәкиле Василий Федоришин канында да допинг ачыкланган. Ул уеннарда финалда русияле Мәүлит Батыровка җиңелгән булган. Көмеш медаль — япон Кеничи Юмотога, бронза медаль Кыргызстан спортчысы Базар Базаргуевка тапшырылачак.
Җәйге Олимпия уеннарында Русия көрәшчеләре һәрвакыт лаеклы чыгыш ясый. Көрәш буенча Олимпия чемпионнарының еллар үткән саен артуы да шул хакта сөйли.