+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
24 Мая 2017, 07:25

Исәнбаева киберспортка каршы

Үсеп килүче буын саф һавада уйнарга яратмый. Урамда да кулыннан планшетын, телефонын төшерми. Компьютер уеннары буенча дөнья чемпионатлары үтүе дә башка сыймасылк хәл. Нәтиҗәдә, яшьләр актив тормышны утрак тормышка алыштыра башлады. Ике тапкыр Олимпия чемпионы Елена Исәнбаева Мондый күренешкә каратафикерен җиткерде, дип хәбәр итә “Лента.ру”.

– Үсмерләрнең спорт мәйданчыгында да планшеттан, телефоннан аерылмавы башка сыймаслык хәл. Урам спортын үстерү, балалар мәйданчыкларын күбрәк төзү мөһим. Киберспортның мондый дәрәҗәдә үсеш алуы уйлануга этәрә. Компьютер уеннары “кол"ларыннан чемпионнар әзерләп булмаячак, – дигән ул.

Әйткәндәй, бер компьютер уены буенча дөнья чемпионаты туры эфирда спорт телеканалында күрсәтелә. Анда җиңүче команда миллион доллар алачак. Приз фонды исә – 20 миллион доллар. Болай дәвам итсә, киләчәктә киберспортның Олимпия уеннары программасына керүе дә ихтимал.
Читайте нас