+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
26 Мая 2017, 21:00

Футбол бар, булачак!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Уфа” футбол клубының спорт объектларын карады. “Нефтьче” стадионында төбәк җитәкчесе тиешле инфраструктура булдыру буенча эш нәтиҗәләре белән танышты.

“Уфа” футбол клубының генеральный директоры Шамил Газизов белдерүенчә, узган елда фитнес-үзәк һәм кафе биналары ремонтланган, тиешле җиһазлар сатып алынган. Агымдагы елның 1 апрелендә “Нефть” фитнес-клубы ачылды, анда шәхси күнекмәләр һәм төркем программалары өчен, сайкл, кросс-тренинг заллары булдырылган, массаж бүлмәсе бар.
Рөстәм Хәмитов үзәкнең төп һәм ярдәмче бүлмәләрен карады, кафеда бәяләр һәм азык-төлек сыйфаты белән кызыксынды.
Реконструкциягә мохтаҗ инфраструктура объектлары арасында – физкультура-сәламәтләндерү комплексы. Анда спорт һәм күнекмәләр, атлетика гимнастикасы заллары эшли. Шамил Газизов сүзләренә караганда, әлеге вакытта комплекс бинасында спорт мәйданчыкларын модерни­зацияләү һәм киңәйтү турында мәсьәлә тикшерелә. Ул биредә яңа, шул исәптән балалар секцияләре ачу мөмкинлеге бирәчәк.
“Уфа” клубының Русия Премьер-лигасында уңышлы чыгыш ясавы балалар һәм үсмерләр арасында футболга карата зур кызыксыну уятты. 2013 елдан клуб мәктәбендә шөгыльләнүчеләр саны 350дән 950 балага җитте. Республика Башлыгы футболдагы әзерлек системасы белән танышты, яшь спортчылар күнекмәләрен карады.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, клубның укыту-күнекмәләр базасында булды. Биредә футбол буенча Русия Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек кысаларында реконструкция бара. Киләсе елда база мундиалда катнашучы коман­даларның берсе өчен күнекмә мәйданчыгына әверелүе мөмкин.
Бүген монда FIFA таләпләренә ярашлы инженерлык коммуникацияләре һәм өстәмә җиһазлар урнаштыру ярдәмендә футбол мәйданы төзелеше бара. Аның гомум мәйданы 25,6 мең квадрат метр тәшкил итә. Шамил Газизов белдерүенчә, эшләр графикка ярашлы алып барыла, сентябрьдә объект файдалануга тапшырылачак.
Бер үк вакытта өч катлы корпус яңартыла, биредә спортчыларга яшәү өчен кунакханә бүлмәләре каралган, шулай ук, җәйге йортлар ремонтлана, анда балалар өчен спорт лагере урнашачак. Ремонт эшләре тәмамланганнан соң, лагерь сменасына 200 бала кабул итә алачак. Ул июльдә эшли башлаячак дип күзаллана.
Читайте нас