+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
2 Июня 2017, 21:00

“Спартак” белән “Зенит” ...республика чемпионатында чыгыш ясый

Башкортстанның футбол федерациясе генеральный директоры Вадим Әхмәтов белән әңгәмә.Мәгълүм булуынча, футбол дөньяда иң киң таралган спорт төре санала. Гади, шул ук вакытта мавыктыргыч уенны Башкортстанда да үз итәләр. Республикада футбол XX гасыр башында ук үсеш алган. 1912 елда беренче рәсми матчлар оештырылган. Ул чорда Уфа данын тимер юлчылар, металл коючылар яклаган. Бүген “Уфа” футбол клубы Русия чемпионаты Премьер-лигасында чыгыш ясый. Моннан тыш, Башкортстанның футбол буенча чемпионатында да көрәш киеренке бара. Башкортстанда футбол үсештәме? Бездә ил данын яклардай уенчылары тәрбияләнәме? “Башкортстанның футбол федерациясе” генеральный директоры Вадим Әхмәтовтан шул хакта да сораштык.

– Вадим Рифович! Мөгаен, гәзит укучыларны оешма эш­чәнлеге, төбәк чемпионаты белән якыннан таныштырудан башлау урынлы булыр?
– Быел төбәкнең футбол буенча чемпионатында ун команда катнаша. “Старт-Альтаир” (Уфа районы), “Девон”, “Нарыш-Тау” (икесе дә Октябрьскийдан), Стәрлетамак, Ишембай, “Спартак” (Туймазы), “Горняк” (Учалы), “Уфа-2”, “Витязь-ГТУ” (икесе дә Уфадан) һәм “Зенит” (Салават) командалары бары тик җиңү өчен көрәшәчәк. Моннан тыш, төбәктә беренче лига беренчелеге, сигезгә-сигез форматындагы төбәк чемпионаты оештырабыз. Балалар арасында сигез яшь төркемендә республика беренчелеге дә үтә. Кышын төрле яшь төркемнәрендә мини-футбол буенча төбәк чемпионаты бара. Казанышларыбыз да бар. Быел Башкортстан физик культура институты командасы Русия югары уку йортларының мини-футбол чемпионатында җиңде. Алар киләсе елда Кипрда Русия данын яклаячак. Федерациянең максаты – төбәк чемпионатының дәрәҗәсен күтәрү, футболны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Мәгълүм булуынча, быел Русиядә – Конфе­дерацияләр кубогы, киләсе елда – дөнья чемпионаты үтәчәк. Шуңа күрә, футбол белән кызыксынучылар тагын да артуы көтелә. Премьер-лигада тотрыклы уен күрсәтүче “Уфа” футбол сөючеләр өчен маяк булып тора. Язмышын футбол белән бәйләргә теләүчеләргә шартлар тудыру – төп максатларыбызның берсе булып кала.
– Башкортстан футбол командалары соңгы елларда нинди казанышларга иреште?
– “Уфа” футбол клубы төбәктә спортны үстерүдән тыш, Башкортстанны дөньяга танытуга да хезмәт итә. Чит илләрдә республикабызны “Уфа” футбол клубы аша күбрәк белә башладылар. Үзешчән командалар арасында өченче дивизионда Башкортстан данын “Витязь-ГТУ” яклый. Төбәктә балалар һәм үсмерләр футболы да үсештә. Күптән түгел дүрт якташыбыз Урал җыелма командасы составында 2001 елда туганнар арасында Русия чемпионы булды. Башкортстанда әзерләнгән футболчылар даими рәвештә Русия җыелма командасына җәлеп ителә. Данил Емельянов – илнең яшьләр җыелма командасына, Ксения Алпатова илнең хатын-кызлар яшьләр командасына җәлеп ителде. Игорь Безденежных Русия командасы составында яшьләр командалары арасында Европа чемпионатында көмеш медаль яулады. Уфада гына балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә, спорт түгәрәк­ләрендә өч меңнән артык бала футбол серләренә төшенә. Шуларның 900гә якыны – “Уфа” футбол клубында шөгыльләнә. Башкортстанда футбол Уфадан тыш Салават, Октябрьский, Туймазы, Ишембай, Учалы шәһәр­ләрендә киң үсеш алган. Бөредә балалар йорты командасы Русия чемпионатында җиңеп, Лондонга барды. Балалар “Арсенал” футбол клубы тренеры Арсен Венгер белән очрашты. Төбәктә хатын-кызлар футболы да тернәкләнеп килә. “Уфа” беренче дивизионда чыгыш ясый. Санап үтелгән нәтиҗәләрдән чыгып кына да төбәктә футбол үсешкән дияргә нигез бар.
– Футбол үсеше инфраструктурага да бәйле. Бу юнәлештә эш ничек бара?
– Инфраструктура шактый зур чыгымнар таләп итә. Хезмәттәшлеккә партнерлар эзлибез. Биредә сүз һөнәри футболны үстерү турында гына бармый. Үзешчән, массакүләм футбол да игътибарга лаек. Урыннарда балалар командаларын җиһазлар, спорт формасы белән тәэмин итү дә зур ярдәм. Республикада кече футбол кырларын төзү өчен махсус программаларда катнашырга исәп тотабыз. Халыкара футбол федерациясенең һәм Русия футбол берлегенең шундый программалары эшләп килә. Инвесторлар җәлеп итү өчен документлар җыйныйбыз.
– Тренерлар белемен камил­ләштерәме?
– Урыннарда тренерларның белемен камилләштерүгә игътибар бүленә. “Уфа” футбол клубында күнекмәләрнең бердәм системасы эшләнде. Бу хакта тәфсилләп язылган махсус әдәбият төбәктәге һәр тренерга җиткереләчәк. Шулай ук, тренерларга семинар оештыру планлаштырыла. Танылган футболчылар урыннарда осталык дәресләре күрсәтәчәк. Болар һәммәсе дә футбол үсешенә этәргеч бирәчәк.
– Башкортстан төбәкләрендә яшәүче сәләтле үсмерләргә футбол серләренә төшенү өчен шартлар тудырыламы?
– Республика чемпионатында, дәрәҗәле турнирларда футболны оста уйнаучы балалар игътибардан читтә калмый. Иң мөһиме – баланың һәм әти-әнисенең теләге булсын. Сәләтле үсмерләргә Уфада Затон бистәсендә спорт юнәлешендәге мәктәп-интернатка укырга кереп, “Уфа” футбол клубында шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Мәгариф учреж­дениесенә җиденче сыйныфтан кабул итәләр. Тәрбияләнүчеләрен читкә җибәрергә теләмәгән тренерлар да бар. Кайберләре, киресенчә, әзер­ләгән уенчыларын дәрәҗәлерәк мәктәпләргә урнаштырырга омтыла. Әти-әниләргә киңәшем шул – балагызны никадәре иртәрәк футбол түгәрәгенә алып киләсез, шулкадәре яхшырак. “Уфа” футбол клубы дүрт яшьтән кабул итә. Советлар Союзы чорында малайлар көн озыны урамда футбол уйный иде. Бүген хәл башкачарак. Хәзер үсеп килүче буын компьютер уеннарын саф һавадан өстенрәк күрә. Әгәр дә яшь спортчылар күнекмә белән генә чикләнеп, осталыгын өендә дә чарламаса, максатына ирешә алмаячак.
– Башкортстанда футболны пропагандалау, халык кызыксынуын арттыру максатында ниләр эшләнә?
– Советлар Союзы чорында илнең абруйлы басмалары футболчыларга махсус бүләкләр әзерли иде. Нәтиҗәдә, халык репортажлардан бәйге белән якыннан танышып барды. Ә инде бүләккә лаек булучы спортчыларның канатлары үсеп, алар яңа сезонда тагын да тотрыклырак уен күрсәтте. Онытылган күркәм традицияне быел тергезергә булдык. Республика басмалары футбол буенча Башкортстан чемпионатын даими күзәтеп, яктыртып барачак. Арытаба, махсус призлар билгеләячәк. Халыкны футболга җәлеп итүнең башка юлларын да эзлибез. Футбол белән һәркем теләге һәм вакыты булганда шөгыльләнә алсын өчен шартлар тудыра алсак, бу максатка ирешү күпкә җиңелрәк булачак.
– Вадим Рифович! Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә барлык башлангычларыгызда да уңышлар юлдаш булсын!
Читайте нас