+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Спорт
5 Июня 2017, 07:16

Чемпионнар лигасында “Реал” җиңде

Уэльсның Кардифф шәһәрендә футбол буенча чемпионнар лигасы финалы үтте. Төп бүләк өчен “Реал”(Испания) белән “Ювентус”(Италия) командалары көрәште.

Беренче таймда көрәш киеренке барды. Исәпне “Реал” һөҗүмчесе Роналду ачты. Тәнәфескә кадәр “Ювентус” җавап бирде Манджукич исәпне 1:1 ясады.

Тәнәфестән соң кырда “Реал” өстенлек итте. Иң элек Казимиро исәпне 2:1 ясады. Шуннан соң Роналду янә уңышка иреште. “Ювентус”ның исәпне тигезләүгә өметен соңгы минутларда Асенсио өзде. Очрашу 4:1 исәбе белән “Реал” файдасына тәмамланды.

Матч футбол елъязмасы өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Хәзер “Реал” – чемпионнар лигасында рәттән ике тапкыр отучы бердәнбер команда. Зәйнетдин Зидан - командасы белән мондый казанышка ирешкән футбол тарихындагы беренче тренер. Команда һөҗүмчесе Криштиану Роналду рекордларын яңартты. Ул дүртенче тапкыр чемпионнар лигасында җиңде. Турнир кысаларында керткән голлары йөздән артты. Әлегә кадәр футбол тарихында мондый нәтиҗәгә беркем дә ирешә алмаган. Шулай ук, финалда 600нче голын кертте.

Ә менә “Ювентус” өчен матч бу кадәр шатлыклы вакыйгалар белән истә калмады. Зур өметләр багланган капкачы Джанлуиджи Буффон өченче тапкыр чемпионнар лигасы финалында отылды. Әлегә кадәр “Ювентус” хәлиткеч матчларда “Милан” (Италия) һәм “Барселона” (Испания) командаларына җиңелгән иде. Команданың спорт сөючеләре чын мәгънәсендә зыян күрде. Туринда фанатлар зонасында матчны зур экраннан карарга 20 мең кеше җыелган. Кемдер петарда шартлаткач хасил булган тыгында меңнән артык кеше җәрәхәт алган.
Читайте нас