+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
6 Июня 2017, 11:52

“Иң-иң”нәр билгеләнде

31 майдан 4 июньгә кадәр Илеш районы Югары Яркәй авылындагы физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2005-06 елгы кызлар-егетләр арасында волейбол буенча Башкортстан беренчелеге узды. Анда республика районнары һәм шәһәрләреннән барлыгы 160 яшь спортчы катнашты.

Биш көн буена барган бәйгедә “иң-иң”нәр ачыкланды. Кызлар командалары арасында беренче урынны - Нефтекаманың “Олимп” клубы, икенче урынны - Салават шәһәренең 1нче Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, өченче урынны Уфаның 34нче спорт мәктәбе спортчылары алды.

Үсмер егетләр арасында беренче урында — Уфаның 7нче спорт мәктәбе, икенчедә — Стәрлетамакның 2нче Балалар-үсмерләр мәктәбе, өченчедә Уфаның 34нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр.

Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас