+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
9 июнь 2017, 13:54

“Уфа” сезонны Ленинград өлкәсендә башлаячак

Русия футбол Премьер-лигасының 2017-18 еллар сезонына уен календаре проекты эшләнә. Аңа ярашлы, “Уфа” футбол клубы тәүге уенны 16 июльдә Ленинград өлкәсендә үткәрәчәк.

Уфалылар урындагы “Тосно” белән көч сынашачак. Әйткәндәй, хуҗалар Милли футбол лигасында уңышлы чыгыш ясап, быел Премьер-лигада уйнау хокукын алды. Команда рух ныклыгы, осталыгы белән аерылып тора. Уфалылар, чит кырда чыгыш ясауларына карамастан, җиңүгә омтылачак. Чөнки һәр команда сезонны уңышлы башларга тырыша.

“Уфа” үз кырындагы беренче уенын 23 июльдә үткәрәчәк. Башкалага 2016-17 елгы сезонда чемпион исемен яулаган “Спартак”(Мәскәү) командасы килүе көтелә.

Әлеге вакытта якташларыбыз яңа сезонга әзерләнүен дәвам итә. Чемпионат старт алганчы “Уфа” составында үзгәрешләр булуы ихтимал.
Читайте нас