“Ефәк юлы” ярышы “Ралли-Дакар”дан кала дөньядагы иң дәрәҗәле автоузышларның берсе санала. Катнашучылар джипларда һәм йөк автомобильләрендә 10 мең чакрым ара үтәчәк. Ярыш 14 этаптан тора. Узышчылар Русия, Казахстан һәм Кытай чикләрен кисәчәк.
Башкортстан, гадәттәгечә, кунакларны икмәк-тоз, кымыз һәм бал белән каршы алырга әзерләнә. Спортчылар ял итеп, “корыч ат”ларын төзекләндергәч, сәфәрләрен дәвам итәчәк.