+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
13 Июня 2017, 10:30

Тимофей Мозгов чемпион була алмады

Милли баскетбол ассоциациясенең (НБА) плей-офф уеннары тәмамланды. Хәлиткеч матчта “Голден Стэйт” һәм ватандашыбыз чыгыш ясаучы “Кливленд” командалары очрашты.

Уен "Голден Стэйт” файдасына 129:120 исәбе белән тәмамланды. Нәтиҗәдә, команда үз тарихында бишенче тапкыр НБА чемпионы исемен яулады.

Кызганычка каршы, Тимофей Мозгов янә чемпион була алмады. Аның командасына осталык та, мәргәнлек тә җитешмәде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өченче ел рәттән финалда “Голден Стэйт” белән “Кливленд” очраша. Кем белсен, киләсе сезонда да шушы ук финал кабатланса, бәлки бәхет кошы ватандашыбыз чыгыш ясаган командага елмаер?
Читайте нас