+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
14 Июня 2017, 21:00

Яңа җиңүләр озак көттермәс!

Уфа сәүдә-икътисад колледжы студентлары “Динамо” стадионында ГТО нормаларын тапшырды.Мәгълүм булуынча, ГТО янә тормышыбызга әйләнеп кайтты, сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалауга, үстерүгә игътибар тагын да артты. Тиздән 45 еллык юбилеен билгеләячәк Уфа сәүдә-икътисад колледжы күпләргә үрнәк була ала. Биредә, төпле белем бирүдән тыш, студентларны спортка җәлеп итү, савыктыру эше дә югары дәрәҗәдә оештырылган. “Динамо” стадионында үткән чара – моның ачык дәлиле.

– Мондый чараны өченче ел рәттән үткәрәбез, – диде колледж директоры Рәфыйк Мусин. – Быелгысы аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки ГТО тестлары буенча республика үзәгеннән килгән ун судья сигез спорт төре буенча нәтиҗәләрне терки. Барлык студентларыбыз да тест үзәгенә гариза бирде. Кызганычка каршы, 1124 студентның 658енең генә сәламәтлеге ГТО нормаларын тапшырырга мөмкинлек бирә. Калганнарын савыктыруны төп бурычларның берсе итеп билгеләдек. Белем алучылар һөнәр дә үзләштерсен, сәламәтлеген дә ныгытсын өчен көч салачакбыз. Укытучыларыбыз, уку йорты җитәкчелеге ГТОның биш алтын һәм дүрт көмеш билгесенә лаек булды.
Шулай ук, чара кысаларында студентлар, укытучылар командалары арасында аркан тарту, эстафета, мини-футбол бәйгеләре оештырылды. ГТО нормаларын тапшыруда югары казанышларга ирешүчеләр бүләкләнде. Бәйрәмне танылган спортчылар үткәргән күнекмәләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әзерләгән концерт номерлары бизәде.
Әйткәндәй, колледжда яңа спорт мәйданчыгы төзелгән, кече спорт залы сафка кертелгән. Анда кикбоксинг, Көнчыгыш көрәш төрләре түгәрәкләре оештырыл­ган. Уку йортының 45 еллык тарихында беренче тапкыр кол­леджның баскетбол буенча җыелма командасы республика урта махсус белем бирү уку йортлары арасында – өченче, чаңгы ярышында эстафетада беренче урыннар яулаган. Спортка мондый игътибар булганда, яңа җиңүләр озак көттермәс.
Читайте нас