-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
16 июнь 2017, 13:34

Дин әһелләре... власть белән алыша

Әлшәй районында төрле катлам вәкилләрен физик культура һәм спортка җәлеп итү максатында төрле чаралар кулланыла.

Атап әйткәндә, районда мини-футбол буенча оешма һәм предприятиеләр командалары арасында чемпионат башланды.

Ул берничә турда үтәчәк, чираттагысында исә, “Бердәм Русия” партиясенең Әлшәй районындагы башлангыч оешмасы вәкилләре төбәк мөселманнарының 246нчы мәхәлләсе командасы белән очрашты.

“Бердәм Русия” командасы составында мәйданга Әлшәй районы Советы һәм хакимияте җитәкчеләре, шулай ук төрле дәрәҗәдәге депутатларның рәсми вәкилләре чыкты.

Дин әһелләре командасын исә Илшат хәзрәт Йосыпов җитәкләде.

Алыш, спорт кагыйдәләренә ярашлы, гаять кызу барды. Уен исә, 1:1 исәбенә тәмамланды.

Мини-футбол буенча Әлшәй районы чемпионаты “Бердәм Русия” партиясе башлангычында “Анык эшләр” проекты буенча төзелгән спорт мәйданчыгында үтә.
Читайте нас