Указ белән, шулай ук, ярышларга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты составы расланды. Хөкүмәткә оештыру комитеты белән берлектә агымдагы елның 1 декабренә кадәр тиешле чаралар планын һәм чыгымнар сметасын әзерләргә һәм расларга, финанс чыгымнары чыганакларын билгеләргә кушылды.
Шәһәр хакимиятенә уеннарны үткәрүгә әзерлек буенча эшче төркем булдыру йөкләтелде.
2019 елда үтәчәк Халыкара җәйге балалар уеннары ун төр буенча ярышларны үз эченә алачак.
Уфа 2013 елда VI Халыкара кышкы балалар уеннарын кабул иткән иде. Ярышларда дөньяның 20 иленең 60 шәһәреннән җыелма командалар катнашты. Алар җиде спорт төре буенча 170 медаль яулады.
Башкортстан башкаласы дөньяда Халыкара балалар уеннары тарихында кышкы да, җәйге дә уеннарны кабул иткән бердәнбер шәһәр булачак.