-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2017, 12:57

Воркаутта кем оста?

Билгеле булуынча, 2018 елның 9-25 февралендә Корея Республикасының Пхёнчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары үтәчәк. Планетадагы мөһим спорт чарасына әзерлек тулы куәтенә бара. Бу уңайдан спорт бәйрәме Әлшәй районында да үтте.

Раевка авылы стадионында оештырылган чара 28нче Бөтенрусия Олимпия көне билгесе астында барды.

Ярышлар спортның 8 төре буенча оештырылды.

Раевка, шулай ук, Бәләбәйдән һәм Уфадан махсус чакырылган кунаклар воркаут (турникта гимнастик күнекмәләр) буенча күргәзмә чыгышлар ясады, районның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре мастер-класс күрсәтте.

Әлшәй районы хакимиятенең яшьләр эшләре һәм туризм буенча комитеты Пионерлар һәм укучылар йорты белән берлектә балалар өчен уеннар оештырды.

Бер үк вакытта стадион мәйданчыкларында пляж волейболы, гер күтәрү, армспорт, бампербол, турникта күтәрелү буенча ярышлар барды, мини-футбол буенча район беренчелеге үтте.
Читайте нас