Ярышта кызлар - 14-17, ә егетләр 15-18 яшьтән катнаша. Русия сайланма командасы составында 28 спортчы көч сынаша. Алар арасында Салават шәһәре кызы Полина Егорова да бар. Ярышның икенче көнендә Русия спортчылары 7 медаль яулады. Иң куанычлысы, алтын медальгә ия булучыларның берсе - безнең якташыбыз! Спортчы кыз 200 метр дистанцияне аркага ятып йөзүдә рекорд куя. Афәрин, Полина!