Беренче таймда Германия вәкиле Леон Горецки исәпне 2:0 ясады. Тәнәфестән соң Мексика капкасына янә бер гол керде. Бу юлы Тимо Вернер уңышка иреште.
Көньяк Америка вәкилләре бер туп белән җавап бирде.
Соңгы сүзне барыбер Германия әйтте. Матчка Әмин Юныс нокта куйды. Очрашу 4:1 исәбе белән тәмамланды.
Германия 2 июльдә финалда Чили командасы белән көч сынашачак.