Матчның язмышы беренче таймда ук хәл ителде. Ларс Штиндль, Чили капкачысы Клаудио Бравоның хатасыннан оста файдаланып, 22нче минутта исәпне ачты. Исәп уен ахырына кадәр үзгәрмәде.
Германия 1:0 исәбе белән отып, җиңде. Футболны барысы да уйный белә, ләкин барыбер алманлылар ота дигән гыйбарә янә расланды.
Әйтергә кирәк, Германиянең футбол буенча җыелма командасы – гамәлдәге дөнья чемпионы.
Өченче урынны Мексика вәкилләрен откан Португалия җыелма командасы яулады.