– Җитди әзерләндем, – ди Айвар. – Ярышта уңышлы старт алдым. Бер юнәлештә Македония вәкиле Григор Димитриевны җиңеп, ярымфиналга үттем. Кызганычка каршы, финал өчен алышта катнаша алмадым. Ул вакытта башка юнәлештә чыгыш ясый идем. 79 килограммга кадәр авырлык категориясендә Италия спортчылары Джолуло Флоручи белән Мусти Робертоны әллә ни көч түкмичә оттым. Ярымфиналда ватандашым Муса Мусаев белән көч сынаштым. Алыш минем өчен уңышлы башланды. Җиңәчәгемә шигем калмаганга, финал турында уйладым. Көндәшем, таркаулыгымнан файдаланып, алышны үз файдасына тәмамлады. Ике бронза медальдән тыш, сабак алдым. Бәйгегә барырга матди ярдәм күрсәткән өчен “Рощинский” совхозы җитәкчесе Илдар Тимергалинга рәхмәт белдерәм. Шулай ук, хатыным Мария, әти-әнием, абыйларым, дусларым, якыннарым һәрвакыт күңел түремдә булды. Аларның ярдәмен тою ихтыяр көче бирде.
Айвар җәйне күнекмәләрдә, Русия җыелма командасы составында җыеннарда үткәрә. Аның максаты – ноябрьдә Венгриядә үтәчәк дөнья чемпионатына бару һәм җиңү. Тырыш, оста егетнең бу максатына ирешүен дә телик. Яуланмаган шушы үре генә калды. Якташыбыз Башкортстан, Русия, Европа чемпионы булды һәм дүрт тапкыр Дөнья кубогын яулады.