Әйткәндәй, бәйге 7 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында старт алды. Ралли-марафонда 35 илдән 90 экипаж катнаша. Барлыгы 41 – җиңел, 21 йөк автомобиле көчен сыный. Кытай Халык Республикасының Урымчы шәһәрендә тагын 30 автомобиль өстәләчәк. Гомумән, ярдәмче, техник тәэминат һәм башка төр “корыч ат”ларны да исәпкә алганда, 385 автомобиль килеп чыга. Моннан тыш, авиация дә җәлеп ителгән.
Уфа урамнары аша дөньяга танылган узышчылар Сириль Депре, Давид Кастера, Язил Әл-Раджи, Владимир Васильев, Себастьян Леб, Брайс Мензис һәм башкалар үтте. Кунаклар шәһәрнең гүзәллеген, урындагы халыкның кунакчыллыгын телгә алды.
Узышчылар икенче көнне сәфәрен дәвам итте. “Ефәк юлы”нда катнашучылар 9599 чакрым юл үтеп, 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәренә барып җитәчәк.