+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
17 Июля 2017, 09:52

“Уфа” сезонны җиңүдән башлады

Русиянең футбол буенча Премьер-лигасының 2017-18 елгы сезоны старт алды. Башкортстанның “Уфа” командасы Санкт-Петербургта урындагы “Тосно” белән көч сынашты.

Беренче таймда ике команда да зур осталык күрсәтсә дә, исәп ачылмады. Икенче таймның 65нче минутында “Уфа” уенчысы Дмитрий Сысуев гол кертте. Хуҗалар исәпне тигезли алмады. Нәтиҗәдә, безнең команда яңа сезонны җиңүдән башлады.
23 июльдә “Уфа” үз кырында гамәлдәге чемпион, Мәскәүнең “Спартак” командасы белән көч сынашачак.
Читайте нас