+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
26 Июля 2017, 07:03

Дүрт уфалы Босфорны йөзеп чыккан

Стамбулда Босфор бугазы аша 29нчы халыкара йөзү ярышы узган. Анда ике мең йөзүче катнашкан, шуларның 400гә якыны — Русиядән.

Алар арасында I Love Swimming җиңел йөзү мәктәбендә тәрбияләнүче дүрт уфалы дә булган. Аларның берсе — марафоннар оештыручы һәм йөгерергә яратучы Владислав Литвинчук. Ул яхшы нәтиҗәгә ирешкән: Босфорны 1 сәгать тә 12 минут һәм 9 секундта йөзеп чыккан. Владислав күрсәткечләреннән канәгать: “Үз алдыма җиңүчедән 20 минуттан да артыгракка соңга калмау бурычын куйган идем”, — ди.

Трассаның озынлыгы 6,5 километр тәшкил итә. Җиңүчеләр — русиялеләр Евгений Елисеев белән Кристина Кочеткова. Евгений дистанцияне 50 минут та 58 секундта, Кристина 54 минут та 57 секундта узган. Икенче һәм өченче урыннарда — Төркия спортчылары.
Читайте нас