0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Спорт
9 август 2017, 13:51

Якташыбыз яңа рекорд куйды

Башкорт батыры һәм шоумен Эльбрус Нигъмәтуллин үз көче ярдәмендә һавада очучы шарны җиргә утыртты.

“Русиянең иң көчле кешесе” титулы иясе аэростатны канат белән тартып җиргә төшерә.

Екатеринбургтагы “Локомотив” стадионында була бу вакыйга. Русиянең Рекордлар китабына керү максаты белән батыр көчен сыный һәм рекорд куюга ирешә.

— Ярты ел әзерлек бушка узмады, кул көче ярдәмендә биектәге аэростатны җиргә утырттым. Рекодны әзерләүдә ярдәмләшкән спонсорларга рәхмәтемне белдерәм, — дип яза батыр “Вконтакте”дагы үз битендә.
Читайте нас