Әлеге башлангыч белән Айрат Камаевның икетуганы, “Альтернатива”ның яңа җитәкчесе Раил Фәхретдинов чыккан иде. Тәүге мәлләрдә спорт бәйгесе шәһәр күләмендә генә үткәрелде, аны оештыручы “Альтернатива” призлары өчен роллерлы чаңгыда, нигездә, мәктәп укучылары узышты. Катнашырга теләүчеләр саны арту белән Октябрьскийдагы ярышларга Башкортстан беренчелеге статусы бирелде. Роллерлы чаңгы трассасы ачылу белән исә, моңа кадәр шәһәр урамнарында оештырылучы дәрәҗәле бәйге ике ел элек “Биатлон” спорт-савыктыру комплексында үткәрелә башлады.
— Спортчылар өчен шартлар монда яхшырак, ярыш трассасы сыйфаты буенча һөнәри таләпләргә тулысынча җавап бирә, — ди бәйгене оештыручы, Айрат Камаевның улы Артур. — Төп спонсорлар сыйфатында үзем эшләгән “Альтернатива” җәмгыяте һәм “Нарыш” сәүдә-сервис комплексы чыгыш ясады. Гомумән, мин, әтиемнең эшен дәвам итүче буларак, спортны үстерүгә изге бурыч итеп карыйм. Бу гамәлемне әтием дә хуплар иде, чөнки ул үзе спортка мөкиббән киткән кешеләрнең берсе булды. Һәрхәлдә, чаңгы буенча шәһәрдә үткән ярышларның берсен дә калдырмады, һәр чарада катнашып килде. Чаңгы спорты федерациясе җитәкчесе буларак та зур эшләр башкарган ул. Шунысы куанычлы: аның игелекле гамәлләре онытылмый. Быелгы ярышларның күп кеше катнашлыгында үтүе — моңа ачык дәлил.
Айрат Камаев истәлегенә ярышлар быел яңа форматта оештырылды. Атап әйткәндә, бәйге ике өлештән тора: ярыш йөгерү буенча бер чакрымга кросстан башланды, аны исә роллерлы чаңгыда узышлар дәвам итте.
Республиканың ачык беренчелеге рәвешендә оештырылганга, ярышта катнашучыларның географиясе быел тагын да киңәйгән. Мәсәлән, бәйгедә, республиканың 10 төбәгеннән килгән командалар белән бергә, Татарстан, Чиләбе өлкәсеннән барлыгы 200дән артык спортчы чыгыш ясады. Алар арасында чаңгы спорты буенча Русия беренчелегендә җиңүчеләр дә бар иде. Күпчелекне исә Уфа, Октябрьский, Бәләбәй, Салават, Ишембай шәһәрләре, Туймазы, Бакалы, Ярмәкәй районнары үсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр тәшкил итте.
Октябрьскийдагы ярышларның мәртәбәсе үсүе исә, иң беренче чиратта, бәйгенең кышкы чор алдыннан үткәрелүе белән аңлатыла. Бу җәһәттән, Айрат Камаев истәлегенә ярышларда элегрәк берничә тапкыр катнашып, беренчелек яулаган спортчы, хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсенең чаңгы спорты буенча җыелма командасы тренеры Игорь Пачин фикерен китерү урынлы булыр.
— Чаңгычылар җәйге чорда күнекмәләрне роллерлы чаңгыда үтә, — диде ул. — Кышка шулай әзерләнәбез, ә Октябрьскийда үткәрелүче ярышлар кышкы чор алдыннан үзеңне сынап карау өчен бик яхшы мөмкинлек булып тора.
Әйтергә кирәк, яшь буенча 1968-87 елгы ирләр төркемендә Игорь Пачин да стартка чыкты һәм икенче урынны яулады.
Ә ярышлар исә үсмерләр һәм ирләр, кызлар һәм хатын-кызлар, шулай ук ветеран спортчылар арасында яшь буенча 10 төркемдә үтте. Октябрьский спортчылары бәйгегә яхшы әзерлек белән килүен күрсәтте. Атап әйткәндә, 3нче спорт мәктәбе укучылары Элина Гарәфетдинова, Анастасия Куликова, Диана Чукаева, Эльвина Исламова, Кирилл Васин, Александр Акуленко аеруча уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында өлкәннәр төркемендә беренчелекне Уфадан Диана Кинҗәгулова яулады. Ирләр арасында үз төркемнәрендә беренчелек Уфадан Александр Потаповка, Татарстанның Ютазы районыннан Илмир Латыйповка һәм Октябрьскийдан Фәнис Бикмөхәммәтовка бирелде.
Җиңүчеләр һәм ярышта катнашучыларның һәммәсе “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре җәмгыяте призларына лаек булды. Бүләкләрне Артур Камаев тапшырды.