Спортчыларны район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов тәбрикләде. Ул йөгерүчеләргә уңышлар, гадел ярыш теләде һәм әлеге чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
Старт бирелүгә өч йөздән артык спортчы кузгалды. Алда – 1, 5 һәм 21 чакрымлык дистанцияләр. Спортчылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, пенсия яшендәгеләр дә бар иде. Сәламәтлекләре чикләнгәннәр дә стартка басты. Ярыммарафонга Нефтекама, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән, Удмуртиядән, Пермь краеннан да спорт сөючеләр килгән иде.
Бу көнне тамашачылар да күп иде. Алар спортчыларга берчә кызыгып, берчә көнләшеп карады. Араларында алдагы марафонга, һичшиксез, кушылырмын дип уйлаганнары да булгандыр. Чөнки спорт ул – сәламәтлек кенә түгел, ул – көч, ул – матурлык.
Һәр спортчы йөгергән чакрымнарны һәм вакытны исәпли торган махсус чип белән тәэмин ителде. Нәтиҗәдә, Ләйсән Яхина, Владислав Шараев, Александр Данилов, Алексей Белослудцев, Андрей Савельев яхшы нәтиҗә күрсәтте. Дистанцияне үткән һәр спотчы истәлекле бүләк алды.
Марафонда катнашучылар мондый чараларның күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алып килүен билгеләде.