+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
4 Мая 2018, 10:45

Бильярд сөючеләр өчен - бәйрәм!

5-6 майда Дүртөйле шәһәрендә республиканың Бильярд спорты федерациясе Дүртөйле районы хакимияте белән берлектә Бөек Җиңү көненә багышланган республика бәйгесе үткәрә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Спорт бәйрәме Дүртөйле шәһәренең Ленин урамында урнашкан "Империя" мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырыла.

Үзәк директоры Азат Хасбуранов әйтүенчә, Уфа, Нефтекама, Бөре, Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре һәм районнарыннан командалар бәйгедә катнашырга теләк белдергән дә инде.

Әлеге чарада спорт мастерлары мастер-класс та күрсәтәчәк. Бәйгегә рәхим итегез!