Әйткәндәй, “Милләтләр лигасы” 25 майдан 8 июльгә кадәр үтә. Анда 16 команда чыгыш ясый. 25 майдан 24 июньгә кадәр бәйгенең беренче этабында һәр команда бер-берсе белән берәр кат уйный. Иң күп очко җыйган 6 команда финалга үтә. Финал уеннары 4-8 июльдә Франциядә Вильнев д,Аске шәһәрендә “Пьер-Моруа” стадионында оештырылачак. Әлегә Русия командасы турнир таблицасында дүртенче урында. Беренче-өченче урыннарда – Польша, Бразилия һәм АКШ җыелма командалары.
Ярышлар “Уфа-Арена”да үтәчәк. Русия җыелма командасы 8 июньдә – Бразилия, 9 июньдә – Кытай һәм 10 июньдә Иран командалары белән очрашачак. Безнекеләргә уңышка ирешергә көч бирергә килгән спорт сөючеләр дә ярдәм итәчәк. Уфалылар, башкортстанлылар волейболны үз иткәнгә, аншлаг көтелә.
Халыкара дәрәҗәдәге спорт бәйгесенең Башкортстанда үтүе зур әһәмияткә ия. Беренчедән, төбәктә волейбол белән кызыксынучылар, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар арта. Икенчедән, бәйге төбәк бюджетын тулыландыруга да хезмәт итә. Чөнки ярышта катнашучылар, аларны хезмәтләндерүчеләр Уфа кунакханәләрендә яши, корылмаларны арендалый, рестораннарда туклана, сувенир продукциясе сатып ала. Иң мөһиме – ярыш Башкортстанны, Уфаны дөньяга таныта. Чөнки уеннар дөньяның йөзләгән илендә туры эфирда күрсәтеләчәк.
Айдар ЗӘКИЕВ.