Беренче партиядә иранлылар уен лидеры булса да, киләсе өч партиядә тренер Сергей Шляпников уенчылары уенны үз кулына алды.
Мәгълүм булуынча, Волейбол лигасының өченче турында катнашу өчен Уфага Русия, Бразилия, Кытай һәм Иран җыелма командалары килде. 8 июньдә Русия командасы 1:3 исәбе белән Бразилия волейболчыларына оттырды, 9 июньдә Кытай җыелма командасын 3:0 исәбе белән җиңде.
Өченче тур нәтиҗәләре буенча Русия җыелма командасы турнир таблицасында дүртенче урынны били.
Үз хәбәрчебез.