Мәгълүм булуынча, чемпионатны ачу матчында Русия җыелма командасы Сөгуд Гарәбстанын 5:0 исәбе белән отып, үз төркемендә беренче урынга чыкты. Икенче урында – Уругвай. Ватандашларыбызга плей-оффка чыгар өчен бүгенге матчта тигез исәп белән уйнау да җитә.
Шул ук вакытта бүген Мисыр җыелма командасы составында Мөхәммәт Салахның да уйнавы көтелә. Уенчы, травма алган булса да, матчта катнашырга теләк белдергән. Табиблар рөхсәт итсә, ул, һичшиксез, кырга чыгачак.
Мөхәммәт Салах Англия Премьер-лигасында “Ливерпуль” командасы данын яклый. Бүген дөньяда иң оста, иң кыйммәт уенчыларның берсе санала. Русия командасы составында аңа тиңләшердәй уенчылар юк. Аның каравы, безнең команда бердәмлеге белән көчле.
(Мәгълүмат “Спортбокс” сайтыннан, фото Мөхәммәт Салахның “Инстаграмм”дагы шәхси битеннән алынды,.