Беренче тайм тигез исәп белән тәмамланды. Тәнәфестән соң Мисыр уенчысы Фатхи үз капкасна гол кертте. 59нчы минутта Денис Черышев исәпне 2:0 ясады. 62нче минутта Дзюба үз "сүзен" әйтте. 72нче минутта Русия капкасына пенальти билгеләнде. Мондый мөмкинлектән Мисыр һөҗүмчесе файдаланды.
Нәтиҗәдә, ватандашларыбыз плей-оффка юллама яулады, дияргә нигез бер. Безнекеләр үз төркеменнән чыга алмасын өчен Согуд Гарәбстаны - зур исәп белән Уругвай һәм Мисыр командасын отарга, ә русиялеләр зур исәп белән уругвайлыларга отылырга тиеш. Мондый нәтиҗәгә ышануы кыен. Чөнки әлегә безнекеләр үз төркемендә беренче урында.
Алай гына түгел, Русия җыелма командасы футбол буенча дөнья чемпионаты үткән ил командалары рекордын яңартты. Ватандашларыбыз ике матчта 8 гол кертте. Безнең капкага нибары бер гол керде. 1934 елда Италия дә үз илендә үткән бәйгедә ике уенда 8 гол керткән булган. Шул ук вакытта, көндәшләре аларга ике гол керткән.
Русия җыелма командасы үз төркемендә соңгы уенын 25 июньдә Самарада үткәрә. Көндәш – Уругвай.
Мәгълүмат һәм фото “Спортбокс” сайтыннан алынды.