Иң яхшы спортчылар исемен яуларга республиканың барлык районнарыннан 200гә якын катнашучы киләчәк. Ярышлар, туристик осталык дәрәҗәсен күтәрүдән тыш, аларга команда белән бергә эшләргә өйрәтүгә юнәлтелгән. Спортчыларның осталыгын беренче категорияле профессиональ судьялар Михаил Камский һәм Армут Вахов бәһаләячәк.
Программада – җәяүлеләр һәм су туризмы, коляскада юнәлеш алу һәм велотуризм ярышлары, шулай ук формаль булмаган, ләкин катнашучылар аеруча яраткан иң төзек һәм хәвефсез лагерь, аш-су конкурслары.
Спорт туризмы буенча республика ярышлары мондый форматта 10 елдан артык үткәрелә.
(Фото “Башинформ” сайтыннан).