Ярышлар җәядән атуны популярлаштыру, халыкны спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Фестиваль кысаларында гадәти җәядән ату, милли ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре, семинарлар үткәрелде, Иглин районының декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләреннән зур күргәзмә оештырылды.
Иглин районы хакимияте башлыгы Гафуан Шәйхетдинов билгеләвенчә, фестиваль милләтара татулыкның чагу үрнәге булып тора, яшьләрне һәм балаларны тәрбияләүдә мөһим роль уйный.
Мондый чаралар вакыйгалы туризм календарен тулыландыра һәм халыкны Русия туризмына җәлеп итүне арттыра.
Ләйсән ГАТАУЛЛИНА.