16 июльдә Пенза шәһәрендә шахмат буенча IV Бөтенрусия яшьләр спартакиадасы башланды.
Беренчелек өчен илнең 16 төбәгеннән командалар алыша. Аларның һәрберсе 1998-99 елгы ике егет һәм ике кыздан тора.
Башкортстан җыелма командасы өчен Максим Литвинов, Ринат Маннанов, Диләрә Хәтмуллина һәм Эльза Габитова уйный. Аларны ярышка Вадим Галиуллин әзерләде.
Ярыш йомгаклары 21 июльдә билгеле булачак.