+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
1 Августа 2018, 21:00

Физик әзерлек канәгатьләнерлекме?

Уфаның Конгресс-Холл бинасында “Русия һәм Кытай халыкларының физик әзерлегенә комплекслы бәя бирү” VI Русия-Кытай фәнни симпозиумы үтте. Аны Русиянең Спорт министрлыгы, Кытай Халык Республикасының Физик культура һәм спорт буенча дәүләт идарәсе һәм Башкортстан Хөкүмәте оештырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фәнни симпозиумда Русия Спорт министрлыгының фән департаменты һәм мәгарифе директоры Татьяна Фомиченко, республика Хөкүмәте Аппаратының сәясәт, спорт һәм административ органнары белән бәйләнеш департаменты директоры Александр Никерин, Кытай Физик культура һәм спорт буенча дәүләт идарәсенең фән һәм технология бүлеге хезмәткәре Ли Чэньфэн, Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазыйфасын башкаручы Руслан Хәбибов, Русиянең һәм Кытайның югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Чарада Кытай вәкилләре андагы халыкның физик торышын тикшерүләре турында сөйләде. 1987 елда барлыкка килгән бу башлангыч зур үзгәрешләр кичергән. Бүген исә һәр биш ел саен халыкның физик торышын тикшерү буенча мониторинг үткәрелә.
Чарада безнең як вәкиле илдә 2014 елда булдырылган ГТО нормативлары турында доклад белән чыгыш ясады. Йөгерү, гер күтәрү, сикерү һәм башка спорт төрләре халыкның физик хәлен үстереп кенә калмый, патриотик тәрбия бирүгә дә булышлык итә. Быел бу башлангыч халык арасында аеруча киң билгелелек ала. Аның нәтиҗәләре буенча бездәге халыкның 38 проценты сәламәт һәм югары физик әзерлекле булуы ачыкланды.
Чара ике ил арасында тәҗрибә уртаклашуга нигезләнеп үтте. Ике як та мондый очрашуларның халыкның сәламәтлеген үстерүдә мөһим башлангыч булуын ассызыклады.