“Уфа” беренче таймда күп һөҗүм итте, уңыш мизгелен көндәше капкасы янында эзләде һәм 38нче минутта уңышка иреште – легионерыбыз Игбун гол кертте. “Прогресс” командасы да контрһөҗүмнәр ясады, ләкин безнең капкачы Александр Беленов уяу торды.
Икенче таймда безнең команда уен барышын тулысынча үз кулына алды. Нәтиҗәдә, 63нче минутта Иван Обляков исәпне арттырды. Матч азагында “Прогресс” командасының контрһөҗүме нәтиҗәле булды һәм Оливье Тилль безнең капкага гол кертте. Шулай итеп, матч 2:1 исәбе белән безнең файдага тәмамланды.
Команданың баш тренеры Сергей Томаров, матчка нәтиҗә ясап, болай дип белдерде:
– Бу матчта без ике төрле тайм үткәрдек. Беренче таймда күп һөҗүм иттек. Беренче голны керткәч, тагын уңышка ирешергә мөмкинлекләр бар иде, ләкин алардан файдалана алмадык. Икенче тайм авыррак үтте. Икенче голны керткәч, “Прогресс” командасы күп һөҗүм итте. Шулай да уен уңышлы тәмамланды.
“Уфа” командасы “Прогресс”ны җиңгән өчен УЕФА исемлегендә безнең илгә тагын да баллар өстәде. Русия командалары арасында иң күп балларны без алдык. Әлеге вакытта бу исемлектә Русия 6нчы урында бара.
Европа лигасында “Уфа” “Прогресс” командасы белән тагын уйнаячак. Ул матчта җиңүче ачыкланачак.
Арытаба Русия премьер-лигасы чикләрендә “Уфа” “Краснодар” командасы белән көч сынашты. “Краснодар” беренче минутлардан ук күп һөҗүм итте. Икенче таймда янә “Краснодар” командасы өстенлек итте һәм 86нчы минутта Вандерсон безнең капкага гол кертте. Матч 0:1 исәбе белән көндәшебез файдасына тәмамланды.
Ример НАСРЕТДИНОВ.