+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
29 Августа 2018, 21:00

Башкортстан волейболының киләчәге бар!

“Урал” командасындагы яңарыш-үзгәрешләр шулай дияргә ныклы нигез бирә.Башкортстанда бик күп спорт төрләре үсеш алган. Спортчыларыбыз Русия күләмендә генә түгел, халыкара турнирларда да алдынгы урыннар яулый. Мәсәлән, “Урал” волейбол клубы уенчылары Дмитрий Ковалев һәм Игорь Филиппов Русия җыелма командасы составында Милләтләр лигасы халыкара турнирында җиңүгә иреште. Егор Феоктистов та чакырылган иде, ләкин җәрәхәт алу нәтиҗәсендә ул әлеге турнирда катнаша алмады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Узган елда безгә бөтен дөньяга танылган тренер Даниэли Баньоли килде. Аның командасы Италия лигасында 8 тапкыр җиңгән. 2008 елда Русия лигасында “Динамо” командасын җиңүгә ирештерде, ә Русия җыелма командасы баш тренеры итеп чакырылгач, Дөнья лигасында призлы урын яулады.
“Урал”га аның белән яңа уенчылар да килде. Ләкин узган сезон безнең команда өчен авыр булды. Нәтиҗәдә, Русия лигасында безнекеләр, 9нчы урын алып, алдагы раундка чыга алмады.
Быел 20 мартта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Даниэли Баньоли белән очрашты. Анда сезон нәтиҗәләре һәм клубның перспективалары турында сүз барды.
Августта “Урал” командасы уенчылары яңа сезонга әзерлек башлады. Командага тагын өч уенчы өстәлде: Башкортстан волейболы вәкиле Александр Мочалов, Денис Черейский һәм Роман Брагин.
5 сентябрьдә безнекеләр Антонов Мемориалы ярышында старт алачак. Анда ул Казахстаннан – “Атырау”, Яңа Куйбышевтан – “Нова”, Мәскәүдән “Динамо” командалары белән көч сынашачак.
Русия лигасы 13 октябрьдә старт алачак. Анда беренче уен Яңа Уренгой шәһәреннән “Факел” командасы белән булачак. Әйтергә кирәк, Русия лигасы дөньяда иң көчлесе дип санала. Ике Европа кубогында Русия командалары “Зенит” һәм “Белогорье” җиңү яулады.
Быел команда алдына плей-офф раундына чыгу бурычы куелды.
“Урал” белән бергә яшьләр командасы да яңа сезонга әзерлек башлады. Узган елда “Урал бөркетләре” 13нче урын яулаган иде.
Әйтергә кирәк, “Урал бөр­кетләре” уенчысы Виктор Пивоваров яшьләр Русия җыелма командасы составында Европа чемпионатында җиңү яулап кайтты. Димәк, Башкортстан волейболының киләчәге бар дип ышанычлы әйтә алабыз.

Ример НАСРЕТДИНОВ.