-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
5 Сентября 2018, 07:42

Якташыбыз призлы урын яулады!

Башкортстан вәкилләре Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары чикләрендә төрекмән көрәше буенча ярышлар үтте.

Башкортстан спортчысы Евгений Бикташев 62 килограммга кадәр авырлыктагылар категориясендә бронза медаль яулады.

Моннан алда, Башкортстан җыелма командасы "Көк-бөрү" ат ярышларының төркем этабында чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә, республика вәкилләре 5-8нче урыннар өчен көч сынашачак.