Безнекеләр беренче периодны көчле башлады. Шуның нәтиҗәсе булып, Йоонас Кемппайнен һәм Максим Майоров исәп ачу бәхетенә ирештеләр.
Периодның ахырында көндәшебез уенчысы Артём Ильенко исәпне кыскартты.
Калган ике периодта безнекеләр гол кертә алмады, ә көндәшебез тагын өч гол кертүгә иреште.
Матч 4:2 исәбе белән "Локомотив" файдасына тәмамланды.