Анапада Бөтенрусия яшүсмерләр көрәш сәнгате ярышларында Башкортстан спортчылары 9 алтын, 7 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады. Каратэ, кикбоксинг, көнчыгыш көрәшләре, тай боксы, ушу, сумо һәм башка 22 төрдә сынап, иң көчле ярышчыларны бүләкләделәр. Башкортстан данын 10-18 яшьлек 140 спортчыдан торган команда яклады.
Җомга көнне Анапага Башкортстаннан тагын дәрәҗәле десант көч сынашырга юл тотачак.
– Без игълан ителгән барлык төрләрдә дә актив катнашабыз. Урыннар яулап, очколар җыябыз. Спортның 16 төре буенча чыгыш ясау һәм ким дигәндә иң көчле бишлеккә керүне планлаштырабыз, – ди Русия көрәш сәнгате берлегенең Башкортстан филиалы вице-президенты Александр Соснин.